Опубликованные материалы
-
Җәлил исеме безнең күңелләрдә...
Дәрескә әзерлек эшләре:
1. Рафаэль Мостафинның “Кечкенә Муса турында хикәяләр” китабын укып чыгарга.
2. М.Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнергә.
Максат: - Р.Мостафинның “Кечкенә Муса турында хикәяләр” китабы буенча герой –шагыйрь Муса Җәлилнең балачак елларын, тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү; аның бөтен тормышы халыкка хезмәт күрсәтү, халык бәхете өчен көрәш белән сугарылганын ачыклау; тоткынлыкта язылган шигырьләре белән укучыларны тирәнрәк таныштыру.
- сөйләм телен, фикерләү сәләтен, сәнгатьлелекне үстерү;
- туган илгә мәхәббәт һәм М.Җәлилнең татар милләтеннән булуы белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлар: М.Җәлил портреты, М. Җәлилнең китапларыннан күргәзмә, магнитофон, аудиокассета ”М. Җәлил шигырьләре” , проектор, Җәлилнең тормыш юлын чагылдыручы слайдлар.