Ганиева Ильгиза Рашитовна

Ганиева Ильгиза Рашитовна

учитель татарского языка илитературы

СОШ №137
г.Казань





Опубликованные материалы

  • Лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү

    Укучыларга лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү;лексикологиянең тармаклары белән таныштыру.

  • Бүген бездә кунак бар

    Укучыларның сөйләм телен үстерү; нинди булган өчен/ нинди булмаган өчен? грамматик конструкциясен активлаштыру; татар теленә һәм спротка кызыксыну тәрбияләү.

  • Иярчен ия җөмлә

    Иярчен ия җөмләләрне өйрәтү дәресендә кулланылган презентация

  • Проект "Гаиләмне бик яратам"

    Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты – аралашырга өйрәтү. Аралашу – фикер алышу, ниндидер мәгълүмат бирү яки кабул итү дигән сүз Аралашу – фикер алышу, ниндидер мәгълүмат бирү яки кабул итү дигән сүз. Аралашуның телдән һәм язмача формалары бар. Ана теле булмаган башка бер телне өйрәтүнең башлангыч этапларында телдән аралашуга өстенлек бирелә. Телдән аралашу, сөйләү һәм ишетеп аңлау аша гамәлгә ашырыла. Сөйләүче үз фикерен белдерү өчен фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес булган сөйләм үрнәге төзеп әйтә. Бу процесс табигый сөйләмгә якын булган, тиз вакыт эчендә башкарылырга тиеш, шулай булмаганда,сүзләрне һәм җөмләләрне иҗекләп “җыю” һәм әйтүгә кайтып кала. Әйтелә торган фикерне ишетеп кабул итүче дә мәгълүматны шул ук тизлектә аңларга тиеш. Әйтеләсе фикерне формалаштыру өчен кирәк булган сүзләрне искә төшерү, аларны грамматик формага кую өчен күпмедер вакыт уйлап тору – чит телдә сөйләшергә өйрәтүнең башлангыч чорында гадәти күренеш. Табигый тизлектәге сөйләмгә ирешүне максат итеп куйсак, грамматик күнекмәләрне формалаштыруга өстенлек бирергә мәҗбүрбез. Шуңа күрә яңа грамматик материал укучылар тарафыннан бик яхшы үзләштерелгән лексика ярдәмендә ныгытыла. Дәрестәге лексик һәм грамматик материал күләмен арттыра барып, яңа материалны киләсе дәресләрдә системалы һәм даими кулланылып ныгытыла һәм үзләштерелә.