Дәрес тибы: Д/МС дәресе
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
– Дустың турында сөйләргә, тискәре, уңай характер сыйфатларын аерырга өйрәтү;
– Дус була белү кагыйдәләрен ныгыту;
– Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны ныгыту;
– Темага кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллануны ныгыту;.
Үстерү максаты ( дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
– Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
– Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү күнекмәләрен үстерү;
– Үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
– Бер-береңә матур итеп эндәшә, матур сөйләшә белү сәләтләрен үстерү;
– Үзара ихтирам, ярдәмчелек, дуслык хисләрен үстерү;
– Бер-береңә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга теләк тудыру;
– Текст геройларына гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирергә өйрәтү
Комментарии отсутствуют!
Вы можете стать первым комментатором этой работы